,
эзләү 5.229 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- Атылып икенче катка — «партия солдатлары» янына менәргә теләгән михаилны сакчы милиционер аяк чалып екты һәм профессиональ осталык белән кулларын артка каерып, йөзтүбән яткырды. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Кызулык белән башы бәрелгәнен һәм кулларының сынар чиккә җитеп каерылганын сизмәгән иде, ничәдер секунд-минуттан әүвәл кулы авыртуы йөрәгенә барып җитте, аның артыннан авызына ниндидер тозлы сыекча агып кергәнен тойды. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- — Совет милициясенә каршылык күрсәтергә ярамаганын белмисеңмени, исерек тәре! Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Михаил өреп тормады, нәфрәте, ярсуы шулкадәр көчле иде, авызына җыйналган кан катыш төкереген беренче секретарьны «куркыныч җинаятьчедән» саклап калу шатлыгыннан тантана иткән тук милиционерның шакмак чыраена төкерде. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Милиционер тайпылып өлгерә алмады, кан катыш төкерек лачт итеп аның битенә, — борынының уң ягына килеп сыланды. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Аңына килеп күзен ачканда, янәшәсендә ак халатлы кешеләр бөтерелә иде. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Келт итеп «өянке» дәге хәл исенә төште. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Хәтер төпкелендә биленә ураган сөлгесе төшеп киткән шәрә валентина, аны диванга күтәреп салган жигалин яшен кебек ялтырап китте, барысының шаркылдап оятсыз көлүләре колагында яңгырады һәм Михаил, үзен тыя алмыйча: — үтерәм, горкомнарын яндырам паразитларның! Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Бер хатын-кыз ашыга-кабалана укол кадады һәм бераздан Михаил үзендә тынычлану, җиңеллек, язмышына һәм әйләнә-тирәдәгеләргә битарафлык сизде. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Шифаханә, чыннан да, үз эшен эшләде: жигалин әмеренә буйсынып, михаилны башта авыру хәленә китерделәр, соңыннан, Казанга җибәреп, дәвалап, савыктыра төштеләр. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар